Помогите пожалуйста написать сочинение на татарском языке: уважать взрослых - святой долг
Иманлы булу — ул динле булу, дингә табынып яшәү дигән сүз генә түгел, уләхлакый кагыйдәләр буенча тормыш итүне аңлата. Тикмәгә генәәби-бабаларыбыз безне бөтен начар гадәтләрдән тыеп тормыйлар. Пөхтә,чиста, матур итеп киенү, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу —шундый күркәм сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирасбулып калган. Гомумән, халкыбыз әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга,ата-ана хакын хакларга, борынгы йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышкан.Кызганычка каршы, бу сыйфатлар күбрәк өлкән буында гына сакланыпкалган. Революциядән соңгы еллар изге йолаларга, борынгы әхлакнормаларына мөнәсәбәтне үзгәртә.Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә бу мәсьәлә безнеңкүңелләрне тетрәндерерлек, озакка тынычлыкны югалтып, уйга калырлык итепкүтәрелә. Бу әсәрдә өлкән һәм яшь буын арасындагы мөнәсәбәт, заманнарбәйләнеше кебек гаять мөһим проблемалар үзәктә тора.
